Музыка
Текст
И, Ходай, исәнлек бир
Кешегә гомерләр бирелә
Мең түгел, бары тик бер генә.
Кулымнан төшермәм мин сине,
Җаныем, төшермәм гомергә.
Кушымта
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә
И, Ходай, исәнлек бир син миңа
Тиз үтә бу тормыш язлары,
Ә алда - салкыны, карлары,
Мин сине өшетмәм, туңдырмам,
Онытма, җаныем, мин барын.
Кушымта.
Без икәү - бербөтен, син дә мин,
Кайгы да, шатлык та гел уртак.
Йөрәкләр мәңгегә бәйләнгән.
Мәхәббәт - мәңгелек табышмак.
Кушымта
Мин сине ташламам мәңгегә-мәңгегә
Шул ачы язмышлар кулына.
Ташламам беркайчан, беркайда, беркемгә
И, Ходай, исәнлек бир син миңа
Бәхетле булырга килгәнбез бу җиргә.
И, Ходай, исәнлек бир син безгә