Музыка
Текст
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.
Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар
Юллар, юллар, борма-борма юллар
Шул утларга таба баралар.
Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.
Тибрәндереп якты уйларымны,
Җәйрәп ята данлы, киң Илем
Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем юк минем...